Logo Medium

Фонд Ибн Сины

Cөйләм осталыгы. Хикмәтле фикерләр

Гали бине Әбү Талиб

01.04.2016

Аннотация

Мөселман дөньясында, аеруча шигыйлар мохитендә, үзенең әһәмияте буенча Изге Коръәннән генә калыша торган җыентыкның татар теленә беренче тулы тәрҗемәсе.

«Нәһҗ үль-бәлага» — «Cөйләм осталыгы» бүген барлык гарәп гуманитар югары уку йортларында өйрәнелә, чөнки аның теле — югары «садж» яисә рифмалан-ган прозаның үрнәкле стиле. Җыентык өч өлештән — хөтбә, хатлар һәм афоризмнардан (канатлы сүзләр) тора. Аларны төрле вакытта һәм хәл-вакыйгаларда, әмма бер үк тарихи җирлектә — пәйгамбәрнең вафатыннан соң ике генә дистә ел үткәндә Ислам хәлифәлеген чолгап алган беренче сәяси фетнә чорында имам Гали сөйләп ишеттергән яисә үз куллары белән язган. Элеге басмада — җыентыкның «Хикмәтле фикерләр» дигән өлеше.

Китапта хезмәтнең гарәпчә һәм татарча язмалары берьюлы бирелде.

Выходные данные

Гали бине Әбү Талиб. Cөйләм осталыгы / Хикмәтле фикерләр. — ООО «Садра», 2016. 180 бит.